Тавыкларын ашаган өчен атасын кыйнап үтергән
Адәм затының ваемсызлыгына шаккатырлык!
Бөгелмәдә яшәүче 36 яшьлек ир үзенең әтисен кыйнаган. Алар арасында тавыш чыккач, исерек ир әтисенә 18 тапкыр суга. Алган имгәнүләрдән өлкән кеше шунда ук үлә. Тавыш тавыклар өчен чыккан була. Ата кеше улы алган тавыкларны суеп ашамакчы булган. Суд ирне 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итте. Ул үзенең гаебен өлешчә генә таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа