Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тавыкларың күкәй саламы?

Татарстан җитештерүчеләре тавык йомыркасының дистәсен 45 сум дәрәҗәсендә тота. Бәяләрнең шуннан югары булуына сәүдә челтәрләре "тырыша", дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

"Татптицепром" ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев хәбәр иткәнчә, предприятиеләр кошчылык продукциясе җитештерү темпларын арттыра. Бигрәк тә Лаеш кошчылык фабрикасында. Биредә республикада кулланыла торган продукциянең 70% ы җитештерелә. Чаллы кошчылык фабрикасына 64 % кош ите туры килә. Шулай итеп, ел башыннан республика фабрикалары тавыклары 212 млн йомырка салган. Март аенда гына да бу күрсәткеч 79 млн берәмлек тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса