Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

“Татнефть” ААҖе Әлмәт балаларына сәламәтләндерү лагерьларына 75 юллама бирде

Нефтьчеләр күркәм традиция буенча шәһәребезнең бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның балаларына бүләк ясады - "Татнефть" ААҖ сәламәтләндерү лагерьларына 75 юллама бирде.

Дүшәмбе киңәшмәсе барышында компаниянең ярдәмчел производство бүлеге начальнигы Газинур Ибраһимов район башлыгы Мәҗит Салиховка 319360 сумга сертификат тапшырды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Татнефть" ел саен республика нефть районнарындагы бюджет өлкәсе хезмәткәрләре балаларын сәламәтләндерүгә 300 юллама бүлеп бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250