Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат
Бу хәбәрне Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады.
Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган.
Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган.
Хәния Фәрхинең репертуарында 300дән артык җыр бар. Алар арасында иң популярлары - "Әлдермешкә кайтам әле", "Сагынам сине, Питрәч", "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Онытылыр димә", Казан кичләре", Кышкы чия". Артистка иртәнге сәгать унда үлгән. Шифаханәгә илтеп җиткерә алмаганнар, гомере юлда өзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа