Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанның берничә районында кар яуган

Быелгы май сюрпризларга бай булды. Әле 27 градус җылы булса, икенче көнне кырау төшеп, һава температурасының 20 градуска түбән төшүе гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Бу атна ахырына бераз җылыта дип хыялланып торганда, бүген таңда Татарстанның Чистай, Тәтеш, Әлки һәм Мамадыш районнарында кар яуган. Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында яшәүчеләр әйтүенчә, бүген иртән көтүне вакытынннан соңрак, кар эреп беткәч кенә куганнар.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген көндез Татарстанда көчле яңгыр ява, яшен булуы ихтимал, җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитергә мөмкин. Һаваның максималь температурасы +8..+13 градус булачак.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса