Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанның бер мәктәбендә “үле җаннар” эшләгән

Тикшерүчеләр Азнакай районының бер мәктәбе завучына карата эшне судка тапшырган.

Ул "үле җаннар" хисабына хезмәт хакы алып яткан. Тикшерү версиясе буенча, ханым узган елның октябрендә авыл җирлеге башлыгын татар әдәбияту укытучысы итеп эшкә урнаштырган. Әмма тикшерү аның 2016 елның 1 октябреннән 2017 елның 31 маена кадәр бер генә көн дә эшкә чыкмавын ачыклаган. Завуч аңа табельдә сәгатьләр куеп барган. Аннары ялган документны үз имзасы белән район мәгариф идарәсенә илтә торган булган. "Укытучыга" бюджеттан акча түләп барганнар. Бюджет шулай ук булмаган хезмәткәр өчен пенсия чигерүләрен дә башкарган. Хәзерге вакытта завучны җинаять җаваплылыгы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса