Әлмәт таңнары

Татарстанлыны АКШта хөкем итәләр

Талиблар ягында булган татарстанлыны - Яр Чаллы егете Ирек Хәмидуллинны АКШ федераль судында хөкем итәчәкләр.

Россия гражданины террорчылыкта гаепләнә.

АКШның округ судьясы Генри Хадсон кичә Ирек Хәмидуллинның суд процессын туктату турындагы ходатайствосын канәгатьләндермәгән. Чөнки гаепләнүче җинаятьче түгел, ә хәрби әсир булып тора.

Америка Юстиция министрлыгы хәбәр итүенчә, Хәмидуллин 1980 еллар башында совет танк экипажы белән командалык иткән. 2001 елда Мулла Омарның «Талибан» хәрәкәте лидерына ияргән. Аны 2009 елда Әфганстанда Америка һәм Әфганстан куркынычсызлык көчләренә һөҗүм иткән өчен кулга алганнар. Ул АКШ федераль суды тарафыннан хөкем каршына басачак беренче хәрби әсир булып тора.

Гаебе расланган очракта Хәмидуллинны гомерлеккә төрмә көтә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: