Татарстанлылыр пычрак су эчә?!
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе республикада ага торган суның сыйфатын һәрдаим тикшерә.
2014 елгы нәтиҗәләр буенча, республикада су чистармаган. Иң пычрак сулы районнар дип Арча, Спас, Питрәч, Алексеевск, Мөслим һәм Яңа Чишмә табылган. Анда суның сыйфаты башка районнар белән чагыштырганда ике тапкырга түбән булып чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа