Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанга эшкә килгән мигрантлар безгә чир ташый

Татарстанга эшкә урнашу максатыннан ел саен 125-135 мең чит ил гражданы килә. Болар күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзәрбайҗан илләре халкы. Миграция хезмәте федераль учреждениесе мәгълүматлары буенча, быел 10 ай эчендә республикада 13 мең 417 кешегә эшләргә рөхсәт бирелгән.

Республикага килеп төшкәч, һәркайсы иң әүвәл медицина тикшерүе узарга тиеш. 2007 елдан 2012 елга кадәр Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында 121 мең чит ил гражданы тикшеренү узган. Проблемалар шунда башлана: 70 процентының медицина полисы юк, шуңа күрә нинди чирләр белән авыруы мәгълүм түгел. Ә тикшерә башлагач, 94 кешедә - ВИЧ-инфекция, 355 кешедә - туберкулез, 2374 кешедә җенси юл белән таралучы башка йогышлы чирләр табылган. Республика тире-венерик авырулар клиник диспансеры баш табиб урынбасары Гүзәл Вафина җиткергән мәгълүматлар буенча, быелның 11 аенда 11 мең 429 мигрант тикшеренгән. Шуларның 750сенең - җенси юл белән таралучы йогышлы чирләр, 7сенең - ВИЧ-инфекция, 24енең - сифилис, 40ының туберкулез белән авыруы ачыкланган.

Мигрантларның сәламәтлеген тикшерү бушлай үткәрелә. Ә чир табылган сурәттә түләп дәваланалар. Янчыкларында акчалары булса, әлбәттә. ВИЧ-инфекция, туберкулез кебек дәвага авыр бирешүче диагнозлар ачыкланса, мигрантлар үз илләренә озатыла. Элек тикшеренү узу өчен берничә оешмага барып, анализлар тапшырып, белгечләргә күренеп йөрергә кирәк булса, һәм нәтиҗәсен яртышар ай көтсәләр, хәзер барлык белгечләр тире-венерик авырулар клиник диспансеры поликлиникасы базасында кабул итә. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре 2-3 сәгать эчендә мигрантның кулында була. Әлеге оешмада көн саен йөзгә якын кеше тикшеренә. Табиб-дерматовенеролог Тимур Фәизов соңгы араларда корчаңгы чире белән авыручы мигрантларның күп булуын әйтә. Чит ил халкының фатирларда 15шәр, 20шәр кеше

Татарстанга эшкә урнашу максатыннан ел саен 125-135 мең чит ил гражданы килә. Болар күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзәрбайҗан илләре халкы. Миграция хезмәте федераль учреждениесе мәгълүматлары буенча, быел 10 ай эчендә республикада 13 мең 417 кешегә эшләргә рөхсәт бирелгән.

Республикага килеп төшкәч, һәркайсы иң әүвәл медицина тикшерүе узарга тиеш. 2007 елдан 2012 елга кадәр Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында 121 мең чит ил гражданы тикшеренү узган. Проблемалар шунда башлана: 70 процентының медицина полисы юк, шуңа күрә нинди чирләр белән авыруы мәгълүм түгел. Ә тикшерә башлагач, 94 кешедә - ВИЧ-инфекция, 355 кешедә - туберкулез, 2374 кешедә җенси юл белән таралучы башка йогышлы чирләр табылган. Республика тире-венерик авырулар клиник диспансеры баш табиб урынбасары Гүзәл Вафина җиткергән мәгълүматлар буенча, быелның 11 аенда 11 мең 429 мигрант тикшеренгән. Шуларның 750сенең - җенси юл белән таралучы йогышлы чирләр, 7сенең - ВИЧ-инфекция, 24енең - сифилис, 40ының туберкулез белән авыруы ачыкланган, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250