Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда яшь кызга яңа кул ясыйлар

Гөлназ Насыйбуллина Татарстанда "Киби" протезы куелган беренче пациентка булачак.

КФУның Яр Чаллы филиалында укучы кыз икмәк заводында практика узган вакытта аның кулы штамповка машинасына кысылып изелә. Бәхетсезлек очрагы 2016 елның маенда була. Бер елдан, ниһаять, ул яңа куллы булачак. "Моторика" компаниясеэшләгән "Киби" кул чугы протезын кызга иртәгә, 16 майда Казан протез-ортопедия предприятиесендә куячаклар. Аны Мәскәүдән махсус килгән белгеч куячак. Яңа кулны 3D-принтерында Казанда ясаганнар. 23 яшьлек Гөлназ быел азык промышленностенда инженер-технолог белгечлеге алып чыгачак. Травма алганнан соң аңа бушка косметик протез тәкъдим иткән булалар. Ул аны озак көтә. Шул арада интернетта функциональ вариантка тап була. Мәскәүгә үзе шалтыратып белешә. Һәм нәтиҗә озак көттерми. Бу хакта "Вечерняя Казань" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса