Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда янгыннар күбәйгән

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.

Шуның 3 очрагында республика янгын сүндерүчеләре чүп-чарны сүндерергә ашыккан. Барлыгы Татарстанада 4 янгын очрагы теркәлгән, шуның берсе торак секторда.

Янгын үзеннән-үзе чыкмый, моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, җитди мәсьәләгә бармак аша каравы сәбәпче, ди белгечләр. Узган тәүлек күрсәткечләрендә дә электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, тәмәке төпчеген сүндермәү, ут белән саксыз эш итү кебек сәбәпләр теркәлгән.

Моннан тыш, коткару хезмәте юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен юк итү буенча 19 тапкыр ярдәмгә ашыккан. Ирекле янгын сүндерүчеләр исә янгынга 1 тапкыр чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса