Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда яңа туган улын үтергән ананы хөкем итәләр

29 яшьлек Зебинисо Әскәрова үзенең яңа туган баласын үтерүдә гаепле дип танылды, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россиянең тикшерү комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү версиясе буенча, быелның 26 февралендә Казаның Габишев урамындагы бер йортта Әскәрова фамилияле ханым мөстәкыйль рәвештә тере бала таба. Шуннан соң аның йөзен аска каратып каплап, тынын бетереп үтерә. Нәтиҗәдә ир бала вафат булды. Гаепләнүче кич белән сабыйның гәүдәсен сөлгегә төреп, полиэтилен пакетка сала. Аннан соң үзе яшәгән йорттан ерак түгел генә чүп савытына ташлый.


Үзенең гаебен Әскәрова өлешчә генә таный. Ул тикшерү барган вакытта сак астына алынган. Тикшерүчеләр тиешле исбатлау материалы җыйган, шуңа бәйле рәвештә, прокуратура раслаган җинаять эше судка җибәрелгән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса