Әлмәт таңнары

Татарстанда вертолет һәлакәткә юлыгу сәбәбенең дүрт ВЕРСИЯСЕ аталды [+ФОТОЛАР]

Татарстанда Bell-407 вертолеты һәлакәте юрамалары арасында техник төзексезлек, пилот ялгышы, сыйфатсыз ягулык һәм уңай булмаган һава шартлары торышы күзәтелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетыннан җиткерделәр

Татар-информ” билгеләп үткәнчә, барлык нәрсәләр җентекләп өйрәнелә: һәлакәтне күрүчеләр сораштырыла, һәлакәт булган урында дәлилләр эзләнә, белгечләр тиешле экспертиза үткәрергә җыена.

Урында Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе тикшерүчеләре һәм криминалистлары, Росавиация вәкилләре, коткаручылар эшли. 

Татарстанда вертолетның һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылганлыгы билгеле булды.

Искәртеп үтик, вертолет иртән Казаннан Самара өлкәсенә юл тоткан. Әмма ул тиешле урынга барып җитә алмый, “Кызыл сабанчы” бакчачылык ширкәте янында һәлакәткә юлыга.+

Һәлакәт аркасында 43 яшьлек пилотның гомере өзелә.

 

 

 

 

http://matbugat.ru/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки