Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда уртача пенсия 9 мең 851 сум

Татарстанда уртача пенсия күләме 9 мең 851 сумны тәшкил итә.

Бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 9,8 процентка күбрәк.

Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондыннан алынган мәгълүматларга караганда хәзерге вакытта республика халкының 28 проценты (1 миллион 75 мең кеше) лаеклы ялда. Бер ел эчендә Татарстанда пенсионерлар саны 15 мең 500 кешегә арткан.

2014 елның 1 февраленнән хезмәт пенсиясе 6 процентка инденсацияләнәчәк. Агымдагы елның 1 апреленнән исә хезмәт пенсиясе тагын 2 процентка, социаль пенсия 17,6 процентка артачак, дип хәбәр итәләр Пенсия фондында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250