Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда төнге вакытның дәвамлыгына сизелерлек үзгәрешләр керергә мөмкин

Татарстан парламентарийлары төнге вакытны - эш көннәрендә - кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке сәгать уннан иртәнге сәгать тугызга кадәр билгеләргә тәкъдим итә


Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары төнге вакыт кысаларын яңача билгеләргә тәкъдим итә. Бу хакта бүген Татарстан парламентының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында "Гражданнарның тынычлыгын саклау һәм төнге вакытта тынлык турында" ТР Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын караганда билгеле булды.

Татарстан парламентарийлары төнге вакытны - эш көннәрендә - кичке сәгать уннан иртәнге сәгать алтыга кадәр, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә кичке сәгать уннан иртәнге сәгать тугызга кадәр билгеләргә тәкъдим итә.

Билгеле булганча, "Гражданнарның тынычлыгын саклау һәм төнге вакытта тынлык турында" ТР Законы буенча, Татарстанда төнге вакыт бөтен көннәр өчен бер төрле булып, кичке сәгать унбердән иртәнге сәгать алтыга кадәр дип билгеләнгән иде. Ә Федераль законда төнге вакыт төшенчәсе кичке уннан башлана һәм иртәнге алтыда тәмамлана.

Татарстан Республикасында төнге вакытның Федераль законда күрсәтелгәнгә караганда соңрак башлануы гражданнарда ризасызлык уяткан. Мәсәлән, Д.А.Фролов ТР Конституция судына мөрәҗәгать иткән. Федераль законда төнге вакытның дәвамлыгы эш көннәрендә - сигез сәгать, ял һәм бәйрәм көннәрендә унбер сәгать булуы билгеләп үтелә. Закон чыгаручылар фикеренчә, төнге вакыт гражданнарның сәламәтлек саклау өлкәсендәге хокукларын һәм закон тарафыннан билгеләнгән ихтыяҗларын саклауның өстәмә гарантиясе булып тора.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250