Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда телефон мошенниклары яңа ысул куллана башлаган

Ялган юл белән халыкның акчасын үзләштерүче телефон мошенниклары үз "эшчәнлеге"ндә яңа ысул куллана башлаган.

Мошенниклар бер катлы әни кешеләргә шалтыратып, улларының әҗәткә батканлыгын һәм бурычны тиз арада кайтарырга кирәклеген хәбәр итә. Әлеге сүзләргә колак салмаган очракта, алар бу хатынның газизен үтерү белән яный.
Ел башыннан бирле чаллыда яшәүче ике ханым әнә шундый тозакка эләккән. Куркуыннан ни эшләргә белмәгән хатыннарның һәрберсе мошенниклар кулына 20 шәр мең сум акча тапшырганнан соң гына, ялгыш адым ясавын аңлаган, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2013 елда Татарстан халкы телефон мошенникларына 18 миллион сум акча тапшырган. Ел дәвамында республикада халыкны телефон ярдәмендә алдауның 430 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250