Әлмәт таңнары

Татарстанда тагын бер авыл юкка чыкты

Әле ноябрь аенда гына Түбән Кама районындагы борынгы Алан авылының 29 гаиләсе үзләренең туган-үскән нигезләре белән хушлашты.

Реклама

Үзләре теләп түгел, билгеле, аларны моңа мәҗбүр иттеләр. Эш шунда ки: өч гасырлык тарихы булган әлеге авыл республиканың сәнәгати гиганты «ТАНЕКО»га бик якын тора. Белгәнегезчә, «ТАНЕКО» ул - нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы. Һәм инде аны экологик яктан чиста объект дип әйтеп булмый. Аның тирәли махсус санитар-сак зонасын да тикмәгә генә булдырмаганнардыр. Ә Алан авылы, гөнаһ шомлыгына, нәкъ менә әлеге зонага урнашкан.

Кечкенә генә Алан елгасы ярына сыенган бу авыл әллә ни зур түгел. Анда нибары иллеләп ихата исәпләнә. Биредә ни телефон элемтәсе, ни газ, ни рәтле-башлы юлы юк. Элегрәк бу табигатьнең «дачниклар» күзен кызыктыра торган гаҗәеп бер почмагы булып саналган. Ә хәзер исә заводтан чыккан зарарлы корым уйсулыкларда җыела һәм тончыктыргыч һава тынны буа. Шуңа да биредә яшәүчеләрнең күпчелеге соңгы вакытта астмадан интегә. Авылның эчә торган суы да мактана торган түгел - заводның тәэсире аны да читләтеп узмаган. Басу-кырлар да инде күптән эшкәртелми, кысыр ята. Чөнки, әйткәнебезчә, авыл санитар-сак зонасына керә. Ә андый җирдә ашлык чәчәргә ярамый. Кыскасы, үзенә күрә «мини Чернобыль» дип әйтсәң дә була.
Халыкның сәламәтлегенә тагын да зур зыян килмәсен өчен, Татарстан Хөкүмәте аларны биредән ераккарак күчерү турында карар чыгарды. Әлбәттә, кемнәрдер моны бик теләп кабул итте. Шәһәрдән фатир алу элек хыялга да кермәгән нәрсә бит. Тик арада туган нигезләрен ташлап китәргә теләмәүчеләр дә юк түгел. Алар фикеренчә, авыл монда «ТАНЕКО»дан иртәрәк барлыкка килгән һәм анда яшәүче халыкның бу җирләргә булган хокукы да зуррак! Әмма Хөкүмәт карары чыккан икән, ул инде, бернигә дә карамый, үтәлергә тиеш.
Авылны күчерү турында мәсьәләне 2008 елда ук күтәреп чыгалар. Ләкин бу шактый чыгымнар сорый торган эш. Авылдан китәргә тиешле кешеләргә миллионлаган компенсацияләрне түләргә акча каян алырга? Моны ачыклау шактый озакка сузыла. Нәтиҗәдә, компенсация акчасының 70 процентын «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ күтәрергә тиеш, дигән карарга киленә. Ниһаять, быел 5 сентябрьдә республика Министрлар Кабинеты, Алан авылын күчерү эше ноябрьдә төгәлләнергә тиеш, дигән күрсәтмә бирде. Иң әүвәл 22 гаиләгә яңа фатирлардан ачкычлар тапшырылды. Алар Түбән Кама шәһәренең Тынычлык һәм Төзүчеләр урамнарына салынган яңа йортларда яшәячәкләр. Күченүчеләргә, аеруча ялгыз пенсионерларга яңа урынга барып төпләнергә булышу өчен махсус комиссия төзелгән. Күченү эшләре өчен төп җаваплы - Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Әле күптән түгел Алан авылының тагын 7 кешесенә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Бу Алан халкын күчерүнең әле беренче этабы гына. Авылда бакча кишәрлеге булганнар да байтак. Андыйлар күченү программасына кертелми. Аларга акчалата компенсация генә бирелә.
Туган нигезләре белән хушлашучылар Алан халкы гына түгел. Нәкъ шундый ук язмышка Тукай районының Мартыш авылы да дучар. Ул да «ТАНЕКО»ның санитар-сак зонасына керә. Биредә 105 хуҗалык яңа урынга күчерелергә тиеш, ди хәбәр итә "Шөһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: