Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда шашлык һәм фейерверклар тыелды

Чикләүләр май бәйрәмнәрендә бигрәк тә актуаль булачак

Әлеге чикләүләр республикада янгынга каршы кертелгән режимга бәйле. Ул 25 апрельдән 15 майга кадәр гамәлдә булачак. Аның нигезендә ризыкны ачык утта (учак булсынмы ул, мангалмы) әзерләү тыелган. Бу вакытта шулай ук 1-3 куркынычлылык классына караган пиротехник эшләнмәләрне куллану да тыела. Әлбәттә инде, коры-сары, чүп-чарны яндырырга да ярамый. Бу чорда тәртип бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк, махсус комиссия рейдлар оештырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса