Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда ришвәт сораган ЮХИДИ хезмәткәренә 4 миллион сумлык штраф билгеләнгән

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән районара бүлегендә тупланган дәлилләр, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәтенең аерым батальоны командирының элеккеге урынбасарына карата хөкем чыгару өчен җитәрлек дип табылган.

27 яшьлек Р.Н. РФ Җинаять Кодексының 290 нчы маддәсенең 3 нче часте (вазифаи затның арадашчы аша ришвәт алырга җыенуы) буенча җинаять кылуда гаепле дип табылган.

Суд һәм тикшерү ачыклаганча, 2013 нче елның 27 июнендә Р.Н., Мәскәү - Уфа автомобиль юлының Яшел Үзән районы Исаково авылында патруль маршрутында булган вакытта, Латвия Республикасы гражданины идарә иткән автомобильне туктатып, документларын күрсәтүен сорый. Аларның барлыгына инанган полицейский, автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы яраксызлыгы турында уйдырма сәбәпне файдаланып, административ хокук бозу турында беркетмә төземәү һәм бу автомобильдә алга таба да хәрәкәт итәргә рөхсәт өчен үзенә 100 мең сум акча сорый. Машина йөртүче, акчаны үзенең туганнары банктагы исәп-хисап счетына акча күчерү юлы белән генә бирә алачагын аңлата. Аннан соң Нигъмәтҗанов танышын тоткарлаган ир-атны банкка илтеп куюын сорый. Биредә ир-ат хокук саклау органнарына ЮХИДИ хезмәткәренең ришвәт таләп итүе турында хәбәр итә.

Шушы ук көнне кичен, Латвия Республикасы гражданины акчага алмашка ЮХИДИ инспекторы арадашчысыннан автомобиленең документларын һәм йөртү таныклыгын ала. Шушы факттан соң ЮХИДИ хезмәткәре кулга алына.

Р.Н. гаебен таныган. Яшел Үзән шәһәре суды аңа 4 миллион сумлык штраф салган. Бу хакта РФ Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250