Тормыш - яшәеш

Татарстанда пассажир автобусы белән “Газель” бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше үлгән, 4 кеше зыян күргән

Бүген Кайбыч районында Оланавыл - Каратун автоюлының 9 нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәте турында яңа мәгълүмат билгеле булды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.


Искәртеп узабыз, Бүген иртән Hyundai пассажир автобусы һәм "Газель" машинасы бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Үлүчеләр - ике машинаның йөртүчесе.
"Татар-информ" МА на шәхси чыганаклардан билгеле булганча, автобус Апастан Казанга хәрәкәт иткән.
ТР буенча ЭЭМ мәгълүматларына караганда, һәлакәт килеп чыгуда автобус йөртүче гаепле, ул иминлек тизлеген сайламаган, каршы як полосага чыккан. Бу вакытта аңа каршы "Газель" хәрәкәт иткән. 1972 елгы автобус йөртүче һәм 1986 елгы "Газель" йөртүче үлгән.
Шулай ук һәлакәттә автобусның 1933,1960 һәм 1977 елгы пассажир хатын-кызлары һәм 1989 елгы ир-ат зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Реклама

Фото: kaibicy.ru

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татарстанда пассажир автобусы белән “Газель” бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше үлгән, 4 кеше зыян күргән
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Тормыш - яшәеш