Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда парашют ачылмау сәбәпле егерме яшьлек кызның гомере өзелгән

16 сентябрьдә Коркачык аэродромында (ТР Үзәк аэроклубында) Марий Эл республикасында яшәүче егерме яшьлек кыз һәлак була.

Парашют белән аның беренче тапкыр гына сикерүе була. Кыз бала самолеттан сикерү белән парашютның ранецы ачылса да, гөмбәзе кабармаган. Запаста булган парашют та ачылмаган. Кызганычка каршы, ул якынча бер мең метр биеклектән җиргә килеп төшә, алган имгәнүләреннән шунда вафат була.

Хәзерге вакытта Россия Җинаять Кодексының "куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкарып һәм хезмәтләр күрсәтеп, саксызлык аркасында кешенең үлеменә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250