Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда министр улы зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә

Бүген ТР прокуратурасы Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенә "Леруа Мерлен" фирмасыннан 47 млн сум акча урлану хакындагы тикшерү материалын җибәрде.


Бу җинаятьне кылуда ТР юстиция министрының улы - Илдар Корманов шикләнелә, дип белдерде бүген журналистларга ТР прокуроры Илдус Нафиков.
Аның сүзләренә караганда, бүген прокуратура хезмәткәрләре ТР буенча ЭЭМ ның кире кагылган материалларын тикшерү барышында "Леруа Мерлен" фирмасынынң гаризасы табылган, анда 2012 елның 29 октябрендә эчке эшләр органнары җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарган.
ТР прокуратурасы хезмәткәрләре игътибарын гаризада күрсәтелгән сумма - 47 миллион сум һәм Корманов фамилиясе җәлеп иткән. Нәтиҗәдә, бу кире кагылган материал ТР прокуроры тарафыннан өйрәнелгән. Шулай итеп, тикшерү материалларын органнарга юнәлдерү турында карар кабул ителгән.
ТР прокуроры сүзләренә караганда, элек "Леруа Мерлен" фирмасының эшләре яхшы барган. Фирма Татарстан базарына кергән һәм аны яхшы кабул иткәннәр. Хакимият төбәккә килә торган теләсә нинди инвестицияләр файдалы булуын аңлатса да, төрле түрәләр каршылыклар тудырган. Казанның Яңа Савин районында төзелеш материаллары гипермаркетын җылылык һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләсен карый башлагач фирманың хәле катлауланган. Төрле проблемалар туган. Сөйләшүләр вакытында ТР Энергетика министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе Илдар Корманов пәйда булган һәм барлык мәсьәләләрне дә хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Шул ук вакытта үзенең "СЭМ" ҖЧҖ фирмасы булуын белдергән. Фирманы гамәлгә куючысы аның әнисе Луиза Корманова, ә директоры - хәләл җефетенең әтисе Равил Әхмәтҗанов. ТР Прокуроры сүзләренә караганда, Илдар Корманов "Леруа Мерлен" фирмасын 4 килешү төзергә мәҗбүр иткән. Ике килешү җылылык, ә икесе энергия белән белән тәэмин итүгә кагыла . Үз хезмәте өчен ул түләү таләп иткән. "Леруа Мерлен" фирмасы аның фирмасы счётына 47 миллион сум күчергән. Әмма вәгъдә иткән эш башкарылмаган.
"Мин моны аеруча зур күләмдә ришвәт дип бәялим. Шуңа күрә бүген җинаять эше кузгатудан баш тарту турындагы карарны юкка чыгарырга һәм Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенә җинаять эшен тикшерү чаралары кабул итү өчен материаллар юлларга карар иттем. Түрәләрнең гамәле инвесторлар алдында Татарстан икътисады абруен төшерә", - диде Илдус Нафиков.
Шул ук вакытта республика прокуроры бу хакта ММЧ вәкилләренә белдерергә теләдем, "чөнки аннары шау-шу кубарга мөмкин, журналистлар хәбәрдар булсын", дип белдерде. "Киләчәктә дә беркемгэ дә юл куймаячакбыз һәм мондый фамилияләргә игътибарлы булачакбыз. Бу җинаятькә калганнарның катнашы (Илдар Кормановның туганнары) булу тикшерелә", - дип белдерде Илдус Нафиков.
Республика прокуроры ассызыклаганча, ТР прокуратурасы шикләнелгән затны сак астына алу мәсьәләсен куячак.
Шулай ук Илдус Нафиков журналистларга ачыкланган җинаять хакында ТР Президентына хәбәр ителү хакында белдерде.
Моннан тыш, республика прокуроры ММЧ вәкилләрен җинаять эше кузгатудан баш тарткан ЭЭМ хезмәткәрләренә карата чаралар күреләчәк, дип ышандырды.
Шулай ук Илдус Нафиков хәзер бу эшкә катнашы булуда шикләнелгән тагын бер фирманы тикшерәләр дип белдерде.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250