Татарстанда миллиардерлар саны арта
Татарстанның Федераль салым хезмәте идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2012 елда сигез татарстанлының кереме бер миллиард сумнан артып киткән. 2011 елда исә 5 миллиардер теркәлгән булган. Узган ел якынча 339 мең кеше салым хезмәте идарәсендә керемнәре турында хисап тоткан. Шулар арасында 11 кешенең кереме 500 миллион сумнан алып 1 миллиард сумга...
Татарстанның Федераль салым хезмәте идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2012 елда сигез татарстанлының кереме бер миллиард сумнан артып киткән. 2011 елда исә 5 миллиардер теркәлгән булган.
Узган ел якынча 339 мең кеше салым хезмәте идарәсендә керемнәре турында хисап тоткан. Шулар арасында 11 кешенең кереме 500 миллион сумнан алып 1 миллиард сумга чаклы җиткән.
579 кешенең кереме 10 - 500 миллион сумны тәшкил иткән. 2011 елда бу күрсәткеч 543 кешедә күзәтелгән.
Минтимер Шәймиевның оныгы, 90 миллион доллар иясе булган Камилә Шәймиева Россиянең иң бай хатын-кызлары исемлегенә кергән.
"Ватаным Татарстан"
Фото Интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа