Тормыш - яшәеш

Татарстанда малларга азык тарату җайланмасы астында калып 4 яшьлек бала һәлак булган

Фермада бала һәлак булу очрагы буенча Татарстанда җинаять эше кузгатылган

Тикшерүчеләр версиясе буенча, авылның 50 яшьлек кешесе тракторда малларга азык тарату белән мәшгуль булган, үзе белән оныгын да алган. Татарстанның Ютазы районы Урал авылында 15 декабрь көнне фаҗига булган: коллектив фермерлык хуҗалыгы территориясендә малларга азык тарату җайланмасы (кормораздатчик) астында калып, 4 яшьлек ир бала һәлак булган.

Шушы очрак буенча җинаять билгеләре белән, РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче өлешендә каралганча (саксызлык сәбәпле үлемгә җиткерү), җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, авылның 50 яшьлек кешесе тракторда малларга азык тарату белән мәшгуль булган, үзе белән оныгын да алган. Ниндидер бер мизгелдә малай тәгәрмәч астына егылып төшкән...

Хәзерге вакытта шушы хәлнең барлык шартларын торгызуга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла, җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото: chahs.ru

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Татарстанда малларга азык тарату җайланмасы астында калып 4 яшьлек бала һәлак булган
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Тормыш - яшәеш