Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә киләсе ялларда салкынайтачак

Җомга көндез 15 градуска кадәр суыта. Киләсе ялларда Татарстанда көннәр салкыная, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иртәгә җылы һава шартлары саклана. Републиканың күпчелек районнарында юеш кар явачак. Төнлә иң түбән температура 2-7 градус салкын, аязганда көнчыгыш районнарда - 12 градуска кадәр салкын. Көндез 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын, көнчыгыш районнарда - 7 градуска кадәр.

Әмма җомга, төнлә 6-11 градус салкын булачак, төньяк һәм көнчыгышта - 10-15 градус, аязганда 20 градуска кадәр. Көндез иң югары температура 5-10 градус салкын, төньяк һәм көнчыгышта - 15 градуска кадәр.
Шимбә, төнлә 20-25 градус салкын, аязганда - 31 градуска кадәр, ә көндез - 15-20, көнчыгышта - 23 градуска кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса