Татарстанда көчле җил һәм яңгырлар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада көчле җил чыгу ихтималы бар.
Көчәйгән вакытта төньяктан, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20, Казанда 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ди синоптиклар.
Бүген республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һаваның максималь температурасы +9..+14 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа