Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда ике балыкчы батып үлгән

Көннәр суытып, сулыклар боз белән капланырга да өлгермәде үз тормышларын куркыныч астына куйган балыкчылар турында күңелсез хәбәрләр дә килеп ирешә башлады.

Кичә, 24 ноябрьдә кичке тугызлар тирәсендә Актаныш районында Старица елгасында ике балыкчы боз астына киткән. Алар елга ярыннан 120 метр эчкәрәк керергә өлгергән була. Кичке унберенче яртыда аларның берсенең үле гәүдәсе судан табып алына, ә менә икенчесенекен эзләү эшләре бүген дә дәвам итәчәк.

Бу нәүбәттән әлмәтлеләрне игътибарлы булуларын, үз тормышларын куркыныч астына куймауларын сорыйбыз. Бигрәк тә балалар ата-аналарның ныклы күзәтүе астында булсын иде, дип хәбәр итә mchs.gov.ru.

Фото 76.mchs.gov.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250