Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда Хоменко бандасы әгъзалары хөкем ителде

Татарстан Республикасы Югары суды Хоменко бандасы әгъзалары - 45 яшьлек Руслан Мортазинга, 41 яшьлек Леонид Мельников һәм Петр Кирилловка, 37 яшьлек Владимир Мощенкога карата хөкем карары чыгарды.

ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, роле һәм катнашу дәрәҗәсенә карап, алар РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 4нче өлешендә ("Оешкан төркем составында, корал һәм корал рәвешендәге әйбер кулланып, аеруча зур күләмдә кылынган талау"), 222нче маддәсенең 3нче өлешендә ("Утлы корал, аның төп өлешләрен яки сугыш кирәк-яракларын алу, тапшыру, саклау, күчерү яки үзең белән йөртү"), 159нчы маддәсенең 4 нче өлешендә ("Оешкан төркем тарафыннан кылынган мошенниклык, ягъни кеше милкен, алдау һәм ышанычтан файдалану юлы белән үзләштерү"), 10нчы маддәсенең 1нче өлешендә ("Саксызлык нәтиҗәсендә, кеше үлеменә китерү") каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип табылды.

Шунысы ачыкланган: 2013-2014 елларда ир-атлар гражданнарны һөҗүм итеп талаган, шул исәптән утлы корал һәм корал рәвешендәге әйберләр кулланып. Моннан тыш, алар исәбендә - казанлы милкен ачык рәвештә үзләштерү һәм шәхси эшмәкәр офисыннан милек үзләштермәкче булу.
Мортазин, Хоменко һәм Мельников оешкан төркем составында җинаятьтәшләре Кирилловка һөҗүм итеп талауны сәхнәләштерә. Соңгысы ышаныч язуы буенча банктан танышының акчаларын алган була. Явыз ниятлеләр бу акчаларны урлап, зыян күрүчегә аеруча зур күләмдә зарар сала.
2014 елның сентябрендә Биектау тимер юл сатнциясендәге урман посадкасы территориясендә автомобиль белән исерек килеш идерә иткән Мельников танышын бәрдерә. Нәтиҗәдә, соңгысы җәрәхәтләрдән район хастаханәсендә җан бирә.
Җинаятьчеләр гаепләрен өлешчә генә таныган. Суд аларның барысын да катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте: Мельниковны - 12 елга, Мортазинны - 10 ел да 6 айга, Кирилловны - 10 елга, Мощенконы - 8 елга.
Элек суд Хоменконы 11 елга аерым режимлы төзәтү колониясенә хөкем иткән булган.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса