Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда хәбәрсез югалган ир-атны эзлиләр

Татарстанның Тикшерү комитеты 1949 елгы Давыдов Геннадий Григорий улының хәбәрсез югалу факты буенча эш кузгаткан. Бүгенге көнгәчә ир-атның кайда булуы билгесез. Эзләү дәвам итә.

Чистай районы буенча Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, Давыдов 13 октябрь иртәсендә Чистай районының «Теплые сети» сәламәтләндерү базасыннан чыгып китеп, кире кайтмаган. Аның кайда булуы хәзерге вакытка кадәр билгесез.

 
Билгеләре: 60-65 яшь тирәсе, буе 170-175 см, овал йөзле, тәбәнәк маңгайлы, соры күзле, чәчләре кычка һәм бөдрәләнеп тора, көлсу төстә.
 
Өстендә яшькелт төстәге куртка, зәңгәрсу-соры төсле джинсы, башында кара күн фуражка, аягында кара-коңгырт аяк киеме булган.
 
Нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 02, 8 (84342) 5-38-72, 8 (84342) 5-20-97 телефоннары буенча шалтыратулары сорала (анонимлык гарантияләнә).
 
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса