Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда гөмбә белән агулануның 21 очрагы теркәлгән

Быел Татарстанда гөмбә белән агулануның 21 очрагы теркәлгән.

Зыян күрүчеләрнең сигезе - балалар. Алар тиз арада хастахәнәгә озатылган. Үлүчеләр юк.
Гөмбә белән агулану очраклары Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Биектау, Апас, Мамадыш, Лаеш, Тәтеш, Питрәч районнарында күзәтелгән. Зыян күрүчеләр арасында гөмбәне үзе җыеп ашаган кешеләрдән тыш, аны кулдан сатып алучылар да бар. Өч кеше исә узган ел җыелган гөмбә белән агуланган.
Гөмбәнең организмга файдасы әллә ни зур түгел. Шуңа токсикологлар, сәламәт кеше көненә 100-150 грамм гөмбә ашаса, шул җитә дип саный. Эче авырта, күңеле болгана, коса башлаган кешегә кичекмәстән хастаханәгә барырга киңәш итә алар. Юкса, соң булуы ихтимал.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250