Татарстанда эссе һава торышы көтелә
20-27 нче майда Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары әкрен хәрәкәт итүчән антициклон йогынтысында формалашачак.
Явым-төшемсез аномаль эссе һава торышы булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
24-29 градустан алып, 28-33 градуска кадәр эссе була, тәүлегенә уртача температураның нормадан 9 градуска югарырак булуы көтелә.
Аномаль эссе һава торышы булу сәбәпәле, республиканың күпчелек территориясендәге урманнарда янгын чыгу куркынычы зур була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа