Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда еланнар котыра

Яр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагу буенча профилактикага багышланган пресс-конференциядә 2 нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән Ханова әйтеп узды.

- Елан чаккан очракларда жгут салу киңәш ителми. Юкса, тукымаларда некроз башланырга мөмкин. Иң кулай эш: яраны бәйләп, сырхауханәләргә мөрәҗәгать итүгә йөрүчеләр - 2 нче шәһәр хастаханәләренә, так санлыга беркетелгәннәр - 5 нче шәһәр хастаханәләренә карый. Тукай районында яшәүчеләр көндезләрен Тукай Үзәк район хастаханәсенә, ә кичке сәгатьләрдә 2 нче яки 5 нче хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травпунктына барырга кирәкми. Анда елан чагудан дәвалау буенча хезмәт күрсәтелми, - дип сөйләде белгеч.


Саннарга тукталсак, узган елны Яр Чаллыда кара елан чагудан дүрт кеше шәһәр хастаханәләренә озатылган булган. Агымдагы елда мондый очраклар әлегә теркәлмәгән, дип хәбәр итә Шәһри Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса