Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда “Дуслык” ордены булдырылачак...

Бу хакта закон проектын Татарстан Дәүләт Советы V чакырылыш депутатларының 7 нче утырышында махсус законга үзгәрешләр кертү хакында карар кабул иттеләр.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт-хокук идарәсе начальнигы Фәридә Волкова сүзләренчә, бүген республикада бердәнбер шундый зурлыктагы бүләк - "Татарстан республикасы каршында күрсәткән хезмәтләре өчен" ордены гына бар. Тормыш тәҗрибәсе бүләкләү системасына өстәмә үзгәрешләр кертүне таләп итә. Республика соңгы вакытта халыкара-икътисади мөнәсәбәтләрнең актив катнашучысы булып китте. Әлеге орден икътисадның төрле өлкәләрендә, шул исәптән иганәчелек һәм җәмәгать эшчәнлеге кысаларында да Татарстанның данын үстерүгә өлеш керткән Россия, чит ил гражданнарын, яки илебездә гражданлыгы булмаган башка шәхесләрне бүләкләү максатыннан кертелә. Бүләккә дәгъва кылучы башта "Татарстан республикасы каршында күрсәткән хезмәтләре өчен" ордены иясе булырга тиеш.

Шул ук вакытта закон проектына "Яшьләр сәясәте өлкәсендәге атказанган хезмәткәр" исемен бирү дә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса