Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда "дуңгыз гриппы"ның 63 очрагы теркәлгән

Ел башыннан Татарстанда "дуңгыз гриппы" белән авыруның 63 очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең республика идарәсе җиткерә.

Авыручылар арасында 26 бала да бар. Чир йоктыручыларның берсе дә гриппка каршы прививка ясатмаган. 2 февраль көненә республикада - Казан һәм Яшел Үзәндә 2 мәктәп карантинга ябылган. Моннан тыш Казанның биш мәктәбендәге тугыз сыйныфта укулар туктатылган, Арчаның балалар бакчасындагы ике төркемдә карантин игълан ителгән.


Гомумән алганда, республикада эпидемиология чиге - 11,4, ә Казанда 17,4 %ка узылган.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса