Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда “«Кыш Бабай инде килә - алиментыңны түлә!” акциясе старт ала

Агымдагы елның декабрь ае башыннан Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә "Дед Мороз уже в пути - алименты заплати!" акциясе старт алды.

Әлеге акция алимент бурычларын түләттерү буенча эшне җанландыруга һәм алимент түләмәү проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтүгә йөз тота. Суд приставлары ваемсыз ата-аналарга, Яңа ел алдыннан балаларның могҗизалар, хыялларының тормышка ашуын көтүен һәм әти-әнисе тарафыннан игътибарга мохтаҗ булулары турында искә төшерергә киңәш итә. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел ТР суд приставлары бүлегендә алимент түләттерү турында 40 меңгә якын башкарма производство булган. Быел алар кысаларында РФ чикләреннән чыгу хокукын чикләү турында 5 меңнән артык постановление чыгарылган. 1065 бурычлының мөлкәте арестка алынган, 2386 алимент түләмәүче ата һәм ана эзләүгә игълан ителгән. 1 меңнән артык алимент түләмәүче җинаять җаваплылыгына тартылган. Шушы чаралар нәтиҗәсендә бүгенге көндә алимент түләттерү турында 16649 башкарма производство тәмамланган.
Акция барышында халык күпләп тупланган урыннарда, оешмаларда һәм учреждениеләрдә бурычлы затларга РФ чикләреннән читкә чыгуда чикләү, шулай ук аларны административ җаваплылыкка тарту мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткереләчәк. Шулай ук алар 15 тәүлеккә кулга алыну һәм "Башкарма производстволар мәгълүматлары банкы" сервисы эше буенча да хәбәрдар булачак.
Ай дәвамында суд приставлары үз өстенә Кыш Бабай миссиясен алачак: ата-ана назыннан, кайгыртуыннан мәхрүм балалар үзләренә закон нигезендә тиешле алиментларны алсын өчен барлык чаралар күреләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250