Татарстанда бер ир балалар бакчасында үз гомерен чикләгән
Түбән Камада полиция балалар бакчасында аяк киеме бавы белән асылынып үлгән ирне белүчеләрне эзли.
Карап торышка иргә 30-35 яшьләр чамасы. Аның үле гәүдәсенә 24 нче балалар бакчасы территориясендә каравылчы тап була. Мәрхүмнең кемлеге әлегәчә ачыкланмаган. Полиция ирне киемнәре буенча танучылардан ярдәм көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа