Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда балалар утырган пассажир автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Өч кеше һәлак булган

Бүген Татарстанда балалар утырган "Fiat Ducato" автобусы юлда һәлакәткә очраган.


ТР буенча ЭЭМның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һәлакәт 16.15 сәгатьтә Саба районында Казан - Шәмәрдән автомобиль юлының 104 нче километрында булган. Автобус "Лада Ларгус" җиңел автомобиле белән бәрелешкән.

Хәзергә җыелган мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүчесе иминлек тизлеген сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм автобус белән бәрелешкән.




Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Лада Ларгус" җиңел автомобиленең йөртүчесе һәм ике пассажиры шунда үлгән.

Билгеле мәгълүматларга караганда, Fiat Ducato салонында 8 бала һәм ике тренер булган
Алар көрәш буенча тренировка җыеннарына барганнар. Fiat Ducato автобусы салонында 10 кеше: 1998-1999 елгы 8 бала, 1968 һәм 1989 елгы ике тренер булган. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов белдерде.
Яшь спортчылар 4 авылда яши. Алар башка торак пунктка тренировка җыеннарына барырга чыккан, дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.
Балалар һәм тренерлар алган җәрәхәтләр турындагы мәгълүмат ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса