Татарстанда АЗС операторына һөҗүм иткәннәр
Салкын гыйнвар төннәренең берсендә Зәй шәһәрендә урнашкан автомобильләргә ягулык салу станциясе операторына талау нияте белән һөҗүм итәләр.
Өч яшь кеше 55 яшьлек әлеге ир-атны алдап эш бүлмәсеннән чыгарга мәҗбүр итәләр һәм бик каты кыйныйлар. Соңыннан бар булган акчасы белән касса тартмасын урлап, җинаять урыныннан качалар. Авыртуга көч-хәл белән түзеп, оператор «хәвеф кнопкасына» кадәр барып җитәргә көч таба. Якындагы полиция наряды шунда ук вакыйга булган урынга килеп тә җитә. Бандитларның йөзен яхшы хәтерләп калган ир-ат аларны сурәтләп бирә ала. Полиция хезмәткәрләре ике җинаятьчене шул ук төнне тоткарлый, ә өченчесен иртә белән дежур частька китерәләр. Алар беркайда да эшләмәүче, иң кечесенә 23, иң өлкәненә 30 яшь булган Зәй кешеләре булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа