Татарстанда аюлар йөри. Сак булыгыз!
Балыкчыларның каршыларында чын аюны күргәч, котлары оча.
Яшел Үзән районы Ильинское авылындагы күлгә аю килеп чыга. Бу вакытта анда балыкчылар була. Алар куркып кача башлый. Аю исә тыныч кына күлдә су коена башлый. Бу урыннарда аюлар элек тә очраган. Марий Эль республикасы чигендәге урманда ике гөмбәчегә аю ташланып, алар чак исән калган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа