Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда аюлар ачка үлми

Аюлар Татарстанга каян килгән дисезме?

Берничә ел элек мари урманнарында янгын чыкканнан соң аюлар Яшел Үзән ау хуҗалыгы территориясенә килеп чыккан. Алар яңа урынны ошатканнар һәм биредә үрчи дә башлаганнар. Хәзер әлеге районда алты аю яши икән, ел саен 1,5 тапкыр артуларын исәпкә алганда, 2018 елга аларның саны 27 гә җитәр дип уйлыйлар. Гомумән, Татарстанда йөзгә якын аю яши. Алар Мамадыш, Саба, Кукмара һәм Балык Бистәсе районнарында.

Аюлар күченеп йөрергә яратмый. Безнең урманнарда алар өчен азык җитәрлек. Кар капламы аларга җылы өн ясап, шунда кышны үткәрергә мөмкинлек бирә. Аюлар кеше өчен куркыныч түгел, шулай да балалары булган ана аюлардан сакланырга кирәк.

Татарстанда аюлар Кызыл китапка кертелгән. Аларны дәүләт саклый һәм беркем дә борчырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса