Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда аучы юлдашына аткан

Тукай районында ауда йөргән вакытта 63 яшьлек ир-ат ялгыш кына юлдашына аткан. Нәтиҗәдә яраланган ир хастаханәгә барганда юлда җан биргән.


24 ноябрь көнне аучылар алдан сөйләшеп куйган урынга киләләр һәм коралларын әзерләү эшенә керешәләр. Аларның берсе ялгышлык белән мылтыгын машинага таба бора һәм атып җибәрә. Ядрә исә машина янында торган икенче аучыга тия һәм аны яралый. Аучы шул арада зыян күргән ир-атны машинага сала һәм шифаханәгә юл ала. Ләкин 53 яшьлек аучы юлда җан бирә. Хәзерге вакытта әлеге аучыга карата җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250