Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда ата кеше баласын коляскадан тимер юл платформасына төшереп җибәргән өчен җавап тотачак

Идел буе транспорт прокуратурасыннан шул хакта хәбәр итәләр

Татарстанның Лаеш районы судына электричкага утырганда баласын коляскадан төшереп җибәргән ир-атка карата кузгатылган җинаять эше тапшырылган. Ул РФ Җинаять кодексының 118нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда ("Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян салу") гаепләнә.

Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел тикшерү органнары версиясе буенча, быел июнь аенда әти кеше 2 айлык кызының сәламәтлегенә зыян салуга юл куйган. Электричкага ашыккан ир-ат бала салынган колясканы пассажирлар өчен каралмаган урында тимер юл платформасына күтәрә башлый, нәтиҗәдә, сабый коляскадан төшеп китә, аның баш сөягенә һәм миенә зыян килә.

Хәзерге вакытта балага куркыныч янамый.

("Татар-информ")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса