Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 87 яшьлек әби мошенниклыкта гаепләнә

Чистай яшәүче 87 яшьлек бер хатын-кыз федераль бюджеттан законсыз 1 миллион сумнан артык акча алуда гаепләнә.

Тикшерү фаразлары буенча ул 2012 елның июнендә шәһәр башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны буларак, торак сатып алуга субсидия бирүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Гаризага үзенең фронтта катнашучының хатыны булуын раслаучы белешмә дә беркетә. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән 1 миллион сумнан артык акчага Чистайдан фатир сатып ала. Соңрак әлеге хатын-кызның фронтовик ире үлгәннән соң тагын никахка кергәнлеге ачыклана. Закон буенча социаль ярдәм сугышта катнашкан ире үлгәч башка кияүгә чыкмаучыларга гына күрсәтелә. Хәзер әбигә "Түләүләр алганда мошенниклык" маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса