Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 8 яшьлек кызны көчләүдә шик астына алынган ир-ат эзләнелә

Татарстанның хокук саклау органнары 2013 нче елның 11 нче сентябрендә Казанда 8 яшьлек кызны көчләгән ирне эзлиләр.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
2013 нче елның 11 нче сентябрендә көндез билгесез ир-ат Дементьев урамындагы йортларның берсендә лифтта, 8 яшьлек кызга карата җенси характердагы эш-гамәлләр кылган.
Әлеге факт буенча, Казанның Авиатөзелеш районы тикшерү бүлеге тарафыннан РФ ҖК 132 маддәсенең 4 нче часте "б" пункты буенча җинаять эше кузгатылган ("14 яшькәчә затларга карата җенси характердагы эш-гамәлләр").
Хәзерге вакытта шик астындагы ир-атны эзләү чаралары алып барыла.
Җинаятьче 35-40 яшьтәге ир-ат, буе - 175-180 см, ябык, чәчләре карасу төстә, кыска, иреннәре нечкә. Киеме: көрән куртка, ачык зәңгәр төстәге джинс чалбар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса