Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда +22 градуска кадәр җылытачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикага җылы һава торышы әйләнеп кайтты. Алдагы берничә көндә төнге кыраулар инде көтелми.

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез бераз кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда - +15..+20.

18 майда төнлә бераз яңгыр явачак, көндез - явымсыз. Һава температурасы төнлә - +4..+9, көндез +17..+22 градус җылы булачак.
19 майда кыска вакытлы яңгырлар көтелә, төнге сәгатьләрдә - +5..+10, көндез исә +16..+21 градус җылы булачак.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса