Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 19 яшьлек егет танышын үтереп, кар астына күмеп куйган

Шушы көннәрдә Арчада чүп савыты янында 35 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табыла.

Аның муенында үтәли чыккан пычак эзе була. Күп вакыт та узмый әлеге җинаятьне кылган затның шәхесен ачыкларга һәм үзен кулга алырга насыйп була.

Ул үлгән ханымның танышы булып чыга. Тикшерүчеләр фаразлавынча, алар бергәләп үтерүченең танышы фатирында кәеф-сафа корып утырганнар. Озак та үтми үтерүче белән әлеге ханым арасында гауга чыга. Егет кеше кулына пычак алып, аның муенына кадый. Ир-атлар үле гәүдәне урамга алып чыгып, кар астына күмеп куялар. Ә менә канга баткан идән келәмен чүп савытына ташлыйлар.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә kazan24.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250