Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 13 кеше өшеп үлгән

Көчле суыктан 427 кеше зыян күргән, шул исәптән - 8 бала

Көчле суыктан Татарстанда 427 кеше зыян күргән, шул исәптән - 8 бала. Бу сәбәпләр буенча 119 республикалы, шул исәптән бер бала хастаханәгә озатылган. Суд-медицина экспертизасы мәгълүматларына караганда, аномаль суыкларда 13 кеше үлгән. 30 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, медик-социаль нәтиҗәләр турында ТР Хөкүмәт йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең бүгенге утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белдерде.

Аның сүзләренчә, вәзгыять начарланган һәм гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракка медикаментлар, шулай ук аяк-кулларын өшеткән кешеләрне дәвалау өчен хастаханәдә урыннар билгеләнгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, һава шартлары начарланган очракта, аэропортларда, автомобиль бөкеләрендә һәм кешеләр күпләр җыелган башка урыннарда медицина бригадалары кизүен оештырырга әзер.

Фатыйхов, шулай ук, зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм чараларын да искәртте: тәнне ышкымый гына җылы коры җәймә ише әйбер белән төрү, коры җылы бинага кертү, җылы эчемлек бирү зарур. Кайнар һәм җылы ванна керү тыела, чөнки бу шок хәленә һәм үлемгә китерергә мөмкин, дип ассызыклады министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса