Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда 10 яшьлек бала үз-үзенә кул салган

Түбән Камада әбисе компьютер үткәргечен алганнан соң 10 яшьлек бала бауга менгән.

Малай мәктәптән кайтканнан соң «Солнечная поляна» паркына уйнарга чыккан. Иптәшләре белән бергә «Стрелок» пейнтбол клубы хезмәткәрләренә территорияне җыештыруда ярдәм иткән. Моның өчен клуб җитәкчелеге балаларга ял көнендә бушлай уйнау мөмкинлеге биргән булган. Кичә малай өреп кабартылган фигураларның озынайткычларын бутап бетергән һәм клуб хезмәткәрләре кечкенә хулиганга башка килмәскә кушканнар.

Малай өйгә кайтып компьютер уеннарына утырган. Кич белән әбисе өйгә бирелгән эшләрен эшләргә кушып, ноутбукның зарядкасын алган һәм кухняга чыгып киткән. Ун минуттан керсә, малай ишек тоткасына асылынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса