Татарстан табиблары бер ир-атның өзелгән кул чугын тегеп, уникаль операция ясауга ирешкәннәр
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары уникаль операция ясаган. Алар бер ир-атның өзелгән кул чугын теккәннәр.
Зыян күрүче Марий-Эл Республикасыннан китерелгән. Агач эшкәртү оешмасында эшләүче ир-атның сул кулы пычкыга эләккән һәм беләзек турысыннан бөтенләй өзелгән булган. Катлаулы операция 7 сәгать дәвам иткән, дип хәбәр итәләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа