Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстан президенты автомобиль өләшә

Рөстәм Миңнеханов безгә дә өлеш чыгарды.

Бүген республика президенты Татарстанның ДОСААФ автомәктәпләренә Lada Granta автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. Тантана барышында ул учреждениенең мәктәпләрдэге эшчәнлеген дә билгеләп үтте.
- Автоклассларны тәмамлаучы мәктәп укучылары өлгергәнлек аттестаты белән бергә автомобиль йөртү таныклыклары да алалар. Без ДОСААФ структурасы шулай ук мөһим өлкә дип саныйбыз, чөнки ул ир-егетләрне хәрби белгечлекләргә дә өйрәтә. 8000 хәрби хезмәткә чакырыла торган татарстанлының 1000 шундый һөнәргә ия, - диде Миңнеханов.
Президент бүләге әлмәтлеләргә дә бар. Шәһәребезнең ДОСААФ автомәктәбенә ике җиһазландырылган автомобиль тапшырылган. Алар якын арада куллануга тапшырылачак диләр мәктәптә. Бүген биредә 200 кеше белем ала, шуларный яртысыннан артыгы - мәктәп укучылары. Укулар 4-5 шәһәр мәктәбе базасында да, шулай ук авылларда да оештырылган. 25 егет хәрби белгечлек асылына төшенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса